+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 февраль , 18:30

Башкортстан җәмәгатьчеләре сайлауларда күзәтүчеләр булачак

Республиканың коммерция карамагында булмаган 24 оешмасы 2024 елның 15-17 мартында узачак Русия Президентын сайлауларда тавыш бирүне күзәтүдә катнашу турында Башкортстанның Иҗтимагый палатасы белән килешү имзалады.

Башкортстан җәмәгатьчеләре сайлауларда күзәтүчеләр булачак
Башкортстан җәмәгатьчеләре сайлауларда күзәтүчеләр булачак

Алар арасында: Русия адвокатлары гильдиясе, Яшьләр иҗтимагый палатасы, Башкортстан Муниципаль берәмлекләре советы, Башкортстан Журналистлар берлеге, Яшьләр сәясәте лигасы, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Русия эзтабарлар хәрәкәте һәм башкалар.

Документ НКОның көчләрен берләштерергә һәм сайлауларның гаделлеген, ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген тәэмин итәргә әзер булуын раслады. Иҗтимагый палата республикада гражданлык җәмгыяте вәкилләренең сайлау процессының барлык этапларын иҗтимагый контрольдә тоту мөмкинлеге алачагына гарант булып тора.

- Без команда белән Лигадан күзәтүчеләр булырга карар кылдык. Тавыш бирүнең бөтен механизмын өйрәнәбез, аның эчтән ничек узуын карыйбыз. Безнең төп роль - барысы да гадел булсын өчен күзәтү, - дип уртаклашты Яшьләр сәясәте лигасы активисты Алёна Синицына.

Башкортстанда сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова билгеләп үткәнчә, төбәктәге Президент сайлауларында тавыш бирү барышын 10 меңгә якын кеше күзәтәчәк. Бу - табиблар, укытучылар, эшкуарлар, пенсионерлар һәм йорт хуҗабикәләре, студентлар һәм җәмәгать эшлеклеләре. Барлык күзәтүчеләр алдан әзерлек уза - сайлау процедурасы кагыйдәләрен, норматив-хокукый базаны һәм тавыш бирүнең үтәкүренмәлелеген тәэмин итәрлек барлык кирәкле инструментларны өйрәнә.

- Башкортстанда коммерция карамагында булмаган булмаган сектор көчле, төбәк тормышында актив катнашучы битараф булмаган кешеләр күп. Актив яшьләр күп. Алар илнең киләчәгенә битараф түгел, шуңа күрә алар Башкортстан территориясендә Президент сайлаулары гадел һәм ачык узсын өчен барысын да эшләргә әзер, - дип ассызыклады Лида Исаргакова.

Фото: op.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: