Республиканың Бәләбәй районында зур авария булган, анда бер кеше һәлак булган. Бу хакта Башкортстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бәләбәй - Приютово юлының 29нчы чакрымында, Николаевка авылы янында, "ПАЗ" автобусы, "Лада Калина" һәм "Лада Икс Рей" машиналары бәрелешкән. Нәтиҗәдә, "Лада Калина" автомобиленең 80 яшьлек водителе алган җәрәхәтләрдән шул урында ук үлгән.
Бу машинаның тагын ике һәм автобусның өч пассажирын дәваханәгә озатканнар. Автобуста барлыгы 20 кеше булган.
Әлеге вакытта һәлакәт урынында ЮХХДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм медицина хезмәткәрләре эшли.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.