+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Февраля 2024, 10:45

Радий Хәбиров Магомедсалам Магомедов белән эшлекле очрашу үткәрде

7 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты. Ул республикага Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның 90 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашу өчен килде.

Радий Хәбиров Магомедсалам Магомедов белән эшлекле очрашу үткәрдеРадий Хәбиров Магомедсалам Магомедов белән эшлекле очрашу үткәрде
Радий Хәбиров Магомедсалам Магомедов белән эшлекле очрашу үткәрде
Очрашуда социаль өлкәне үстерү һәм төбәктә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

- Сезне, Магомедсалам Магомедалиевич, Уфада сәламләвемә шатмын. Башкортстанның беренче Президенты истәлегенә, республикага хөрмәтегез өчен рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Башкортстан күпмилләтле һәм диниара бердәмлек ягыннан уникаль төбәк булып тора. Сез элегрәк Русиянең күпмилләтле республикаларының берсе Дагстан белән җитәкчелек иттегез. Монда, Башкортстанда - шул ук матурлык һәм күптөрлелек. Республика халкы структурасы, нигездә, башкорт, урыс, татарлар тарафыннан тәкъдим ителгән. Бездә, шулай ук, мордва, мари, удмурт, чувашлар яши. Милләтнең һәр зур төркеменә карата без телләрне һәм мәдәниятләрне саклау сәясәтен уздырабыз. Бездә Башкортстан халыкларының милли-мәдәни автономияләре төзелде, полилингваль гимназияләр проекты кысаларында аларның телләрен тирәнтен өйрәнү буенча зур проект гамәлгә ашырабыз. Гомумән алганда, иҗтимагый-сәяси, конфессияара һәм милләтара вәзгыять халкыбызның югары бердәмлеге, ныклы союзы белән характерлана.

Магомедсалам Магомедов билгеләп үткәнчә, Башкортстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча планлы эш алып баралар.

- Мин Башкортстанга һәрвакыт рәхәтләнеп киләм. Минемчә, ул - икътисад һәм социаль өлкәне үстерү планында әйдәп баручы, куәтле республикаларның берсе, - диде Магомедсалам Магомедов. - Сез дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру өчен күп эш башкарасыз. Ил Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсе буенча төбәк җитәкчелеге дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру планын үти. Республикада милләтара һәм диниара татулыкны ныгыту мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Бу хакта объектив саннар сөйли. Республика халкының абсолют күпчелеге - халыкның 90 проценты диярлек - төрле милләт кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне нейтраль, игелекле дип саный, бу - илдәге иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Республика халкы бер-берсенең игътибарын, кайгыртуын тоя һәм ихтирам белән карый. Бу төбәкнең идарә командасының Башкортстан халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга керткән өлешләре турында сөйли.

Очрашу ахырында Магомедсалам Магомедов республиканы экстремизм чагылышларыннан яклауда ярдәм турында белдерде.

- Минемчә, Баймакта санкцияләнмәгән акция узу, каршылык характерындагы очраклар системалы түгел. Республикада мондый кешеләр киң яклау табар дип уйламыйм. Башкортстанда яшәүчеләрнең күбесе мондый гамәлләрне гаепләвенә һич тә шикләнмим. Минемчә, изге ниятләр рәвешендә милләтара тынычлыкны какшатырга тырышкан экстремистик активистларның гамәлләре сепаратистик идеяләр чыгара, алар катгый бәя алырга тиеш. Мин Сезнең гамәлләрегезне хуплыйм, Радий Фәритович! Халык белән киң мәгълүмати, аңлату эшләре алып бару мөһим, һәм Сез моны эшлисез, - дип ассызыклады Магомедсалам Магомедов. - Русия Президенты Хакимиятендә бергә эшләгән вакыттагы шәхси мөнәсәбәтләребезне мин бик югары бәялим һәм хөрмәт итәм. Хәзер Сез безнең бөек илебезнең зур, көчле субъектларының берсен җитәклисез. Сезгә һәм Башкортстанда яшәүчеләргә уңышлар, иминлек, тынычлык һәм республиканың чәчәк атуын телим.

Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов төбәктә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм гармонизацияләү чаралары турында сөйләделәр.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас