+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 февраль 2024, 04:55

Башкортстанда Русия Президенты сайлауларына әзерлек ничек бара?

Уфада 15-17 мартта узачак Русия Президенты сайлауларына әзерлек мәсьәләләренә багышланган брифинг үтте. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов хәбәр иткәнчә, бүген республикада 3308 участок сайлау комиссиясе төзелгән.

Башкортстанда Русия Президенты сайлауларына әзерлек ничек бара?Башкортстанда Русия Президенты сайлауларына әзерлек ничек бара?
Башкортстанда Русия Президенты сайлауларына әзерлек ничек бара?

“Шул исәптән бу - Уфа, Стәрлетамак һәм Бәләбәйдә начар күрүчеләр өчен участоклар. Без хәвефсезлек мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез, барлык объектлар да металлодетекторлар белән җиһазландырылачак. Моннан тыш, көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта резерв сайлау участоклары каралган”, - дип сөйләде ул.

Азат Галимханов билгеләп үткәнчә, сайлаулар уздыруда барлыгы 28 мең участок сайлау комиссиясе әгъзасы катнашачак. Мошенникларның гамәлләрен булдырмау максаты белән барлык сайлауны оештыручылар бердәм үрнәктәге жилетлар киячәк.

"Без барлык мондый факторларны һәм хәвефләрне булдырмаска тырышабыз. Белгечләрнең шулай ук брендланган сумкалары, күкрәк билгеләре, участок сайлау комиссиясе әгъзасы таныклыгы һәм паспорты булачак. Моннан тыш, белгенчләргә "ИнформУИК" мобиль кушымтасына ярдәм итәчәк, ул шәхси адреслы мәгълүмат бирү һәм сайлаучыларга йорт һәм кварталларны йөреп чыгу ысулы белән хәбәр итү өчен эшләнгән. Теге яки бу сәбәпләр буенча “ГАС-Выборы” системасы мәгълүматларының онлайн-базасында булмаган торак хуҗаларына алда торган сайлаулар турында хәбәр итәчәкләр, барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр. Без сайлаучылардан моны аңлап карауны сорыйбыз, чөнки санлы ярдәмчебез гамәлләрне координацияләргә мөмкинлек бирә”, - диде республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов.

Исегезгә төшерәбез, белгечләр 17 февральдә эшли башлаячак - процесс 7 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас