- Безнең бурыч - сайлауларны әзерләү һәм уздыру чорында җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү, террорчылык актларын, экстремистик акцияләрне һәм хокукка каршы башка гамәлләрне булдырмау, тавыш бирү өчен уңайлы шартлар булдыру һәм гражданнарның сайлау хокукларын үтәү максатларында гамәлдәге кануннарда каралган чаралар комплексын гамәлгә ашыру.
Шуңа күрә киңәшмәдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе, хокук саклау органнары, тиешле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре вәкилләре бүген конференц-элемтә режимында катнаша, - дип билгеләде вице-премьер.
Фото: pravitelstvorb.ru