+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 февраль 2024, 08:45

Уфаны кардан чистарту өчен эшчеләр җитми

Бүген Уфа мэриясендә башкаланы кардан тазартуга багышланган брифинг үтте. Журналистларның сорауларына Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников, коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы Рөстәм Хәмитов, шәһәрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Антон Тристан җавап бирделәр.

Уфаны кардан чистарту өчен эшчеләр җитмиУфаны кардан чистарту өчен эшчеләр җитми
Уфаны кардан чистарту өчен эшчеләр җитми
Сергей Кожевников билгеләп үткәнчә, бүген торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең шәхси составын комплектлауда кыенлыклар күзәтелә.

- Дворниклар, юл эшчеләре һәм механизаторлар булып эшләргә теләүчеләр бик аз, һәм без шәһәрне кардан тазарткан вакытта билгеле бер кыенлыклар кичерәбез. Әмма эшләр план режимында алып барыла Шул ук дворникларга йөкләнеш бик зур, ә аларның хезмәтенә хөрмәт юк. Бөтен ишегалларында да халык кар яуган вакытта чыгып, дворникларга ярдәм итми, - диде ул.

Быел кыш кар күп явуга һәм җыештыру мәйданнарының шактый зур булуына карамастан (Уфадагы юлларның озынлыгы 2 мең километр тәшкил итә), шәһәр хакмияте җаваплылыкны үз өстеннән төшерми. Барлык хезмәтләр алдында һава шартларына оператив җавап бирү бурычы куелган. Шулай ук идарәче компанияләр эшенә муниципаль контроль катгыйландырылачак. Үз бурычларын үтәмәүчеләрне лицензиядән мәхрүм итүгә кадәр санкцияләр көтә.

- Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, коммуналь хезмәтләргә хезмәт хакы югарырак булган эре предприятиеләр, яки федераль трассалар төзү белән көндәшлек итү кыен. Дворникларның хезмәт хакы “бинаны хезмәтләндерү”дән алына, әмма барлык яшәүчеләр дә аның буенча күбрәк түләргә әзер түгел, - дип билгеләде Сергей Кожевников.

Хакимият бу хәлдән чыгуны районнардан механизаторлар җәлеп итүдә күрә: җәй көне алар - авыл хуҗалыгында, ә кышын шәһәрдә кар тазартуда эшли ала.

Уфа урамнарын җыештыруга көн саен 416 берәмлек техника җәлеп ителә, дип хәбәр итте Рөстәм Хәмитов. Ул билгеләп үткәнчә, көндезге һәм төнге сменада урамнарга 200ләп трактор, кар җыю техникасы һәм йөк машинасы, шулай ук 450 юл эшчесе чыга. “Тәүлегенә без 20-22 мең кубометр, яки меңнән артык йөк машинасы кар чыгарабыз. Агымдагы сезонда инде 900 мең кубометр кар массасы чыгарылды", - диде Рөстәм Хәмитов.

Антон Тристан искәрткәнчә, ишегалларын кардан чистарту өчен йортта яшәүчеләр килешү төзегән идарәче оешмалар җавап бирә.

“Шул ук вакытта, әлбәттә, җыештыруның норматив сроклары да бар. Беренче чиратта алар керү төркемнәренә, тротуарларга һәм контейнер мәйданчыкларына кагыла. Без көн саен идарәче компанияләр белән эш алып барабыз, йөкләмәләр бозылган очракта, кисәтүләр ясыйбыз. Әгәр алар үтәлмәсә, Дәүләт торак инспекциясенә һәм Прокуратурага мөрәҗәгать итәбез”, - диде җитәкче.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас