Анда Русия Федерациясе фәнни-технологик үсеш стратегиясенең яңартылган редакциясе, илебез фәненә финанс ярдәме күрсәтү, илнең фәнни фонды эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
- Традиция буенча Совет утырышын Русия фәне көнендә уздырабыз. Ул безнең Фәннәр академиясенә нигез салу хөрмәтенә булдырылган, һәм бүген аңа 300 яшь тула, - диде Владимир Путин. - Эшне башлаганчы, һөнәри бәйрәмнәре белән дә, Совет әгъзаларын академиянең юбилее белән дә, шулай ук сезнең хезмәттәшләрегезне - асылда, барлык Русия галимнәрен дә котлыйсым килә. Һәм әлбәттә, фәнгә хезмәт итүче безнең барлык гражданнарыбызны бу вакыйга белән котларга телим.
300 ел - бу әһәмиятле, түгәрәк дата. Фән - туры мәгънәсендә үсеш һәм алгарыш нигезе. Бөтен фәнни-технологик өлкә безнең дәүләт максатларына ирешү, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, ил иминлеге, аның суверенитеты һәм үз-үзен тәэмин итү өчен төп әһәмияткә ия.
Фото: kremlin.ru