+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 февраль 2024, 07:40

Яшь галимнәргә торак сертификатлары тапшырылды

М. Акмулла исемендәге педагогия университетында Русия Фәне көне билгеләп үтелде.

Яшь галимнәргә торак сертификатлары тапшырылдыЯшь галимнәргә торак сертификатлары тапшырылды
Яшь галимнәргә торак сертификатлары тапшырылды

Бу көнне биредә «Заманча мәгариф һәм фәнне үстерүнең перспективалы юнәлешләре» дип аталган III фәнни-гамәли конференция узды. Яшь галимнәргә һәм укытучыларга торак сертификатлары тапшырылды, ә иң яхшы студентларны исемле стипендияләр белән бүләкләделәр.

Илебезнең чәчәк атуы һәм аның технологик суверенитеты өчен дәүләт фәнне үстерү өчен шартлар булдыра һәм федераль һәм төбәк дәрәҗәдәге галимнәргә ярдәм итә.

2022 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров указы белән республика югары уку йортларының яшь галимнәренә дәүләт ярдәме өчен грантлар расланды. Акмулла университеты 2022 елда 14 миллион сумнан артык субсидия алды.

- Былтыр Акмулла университеты өчен Башкортстан Башлыгының гранты 17 миллион сумнан артык тәшкил итте. Шуларның 12 миллионга якыны югары уку йортының 8 яшь фәнни-педагогик хезмәткәренең торак шартларын яхшыртуга юнәлтеләчәк. Бүген без хезмәттәшләребезгә ике миллион сумга кадәр торак сертификатлары тапшырабыз. Сертификат ипотека бурычын киметергә ярдәм итәчәк. Мондый ярдәм сезне алга таба да фәнни эзләнүләргә һәм укыту эшчәнлегенә этәрер дип ышанам, - диде Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов.

Грант алучылар арасында Альбина Нәфыйкова, Программалаштыру һәм исәпләү математикасы кафедрасы доценты Алена Рәхмәтуллина, Музыка һәм хореография белеме кафедрасы укытучысы Далия-Лира Гесс, Физика һәм нанотехнология кафедрасы доценты Кристина Икъсанова, Физик культура һәм спорт теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы Юлия Щербина, Физик тәрбия һәм спорт көрәше кафедрасы укытучысы Эльза Кунакбаева, Акмулла исемендәге БДПУ колледжының физик культура укытучысы Антон Аллагулов бар иде.

Альбина Нәфыйкованың фәнни тикшеренү өлкәсе - виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык технологиясе һәм аларны мәгарифтә куллану методикасы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас