+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 февраль 2024, 12:10

Җитди проектларга юл ачык!

Башкортстан Хөкүмәте һәм Белоруссия предприятиеләре производстволар булдыру турында килешүләр имзалады.

Җитди проектларга юл ачык!Җитди проектларга юл ачык!
Җитди проектларга юл ачык!
Башкортстан Хөкүмәте агымдагы елның 8-11 февралендә Беларусь Республикасына рәсми визит кысаларында берничә килешү имзалады. Алар махсус техника һәм аккумулятор батареяләре җитештерүләрен булдыруга, шулай ук боксны популярлаштыруда үзара эшчәнлеккә кагыла.
– Шул исәптән, бу Белоруссиянең «АМКОДОР» җәмгыяте белән елына 8 миллиард инвестиция күләме һәм 1000 берәмлек проект куәте белән махсус җир казу машиналары җитештерү буенча икенче уртак заводыбызны төзү турында килешү. Грейдерлар, бульдозерлар һәм экскаваторлар җитештерәчәкбез. Шулай ук 1ak-GROUP (Брест өлкәсе) компанияләр төркеме белән 42 миллиард сумга якын инвестицияләр күләме белән литий LFP батареялары заводы һәм 1,5 миллиард сумнан артык инвестицияләр күләме белән аккумуляторлар җитештерү өчен сепараторлар чыгару заводы төзү буенча килешү төзелгән. Барлык инвестиция проектлары да бик җитди һәм киләчәктә зур эшләр көтә, — дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Моннан тыш, Минскига визиты кысаларында Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы бокс федерациясе һәм Александр Ботвинник рәислегендәге Белоруссия бокс федерациясе “бокс” спорт төрен үстерү, популярлаштыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документ ике төбәктә профессиональ боксны үстерүдә ярдәм итүне, спортта допингны булдырмауны һәм аңа каршы көрәшне, бокс буенча белгечләр әзерләүне, бокс буенча рәсми спорт, һөнәри һәм физкультура-киңкүләм чараларда катнашуны һәм бергәләп оештыруны күздә тота.

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас