Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария 9 февраль көнне көндез Яугилде авылы янында булган. "Reno Logan" һәм "Honda Stepwgn" машиналары бәрелешкән.
"Reno" шоферы һәм "Honda" пассажиры дәваханәдә үлгән. "Honda"ның тагын ике пассажирына табиб ярдәме кирәк булган.
Авария факты буенча тикшерү үткәрелә. Күзәтчелек ведомствосында "Honda Stepwgn"да дүрт пассажир булуын ачыклаганнар. Алар Аскын авылыннан Уфага барганнар.
Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте