+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 февраль , 16:30

Бу көннәрдә игътибарлы булыгыз!

Республикага көчле магнит давылы якынлаша.

Бу көннәрдә игътибарлы булыгыз!
Бу көннәрдә игътибарлы булыгыз!
Бүген һәм иртәгә, 12 һәм 13 февральдә, магнит давылы көтелә. Билгеле булуынча, магнит дулкыннары күпчелек кешеләргә тәэсир итәргә мөмкин. “gismeteo.ru”мәгълүматлары буенча әлеге вакытта магнит давылы бик көчле түгел, ләкин кичкә таба алар көчәя. Эш шунда ки, соңгы тәүлектә Кояшта берьюлы берничә М классындагы агрессив ялкынлану булды. Белгечләр мондый вакытта үз-үзенә игътибарлы булырга һәм мөһим эшләрне башкармаска киңәш итә. Бу аеруча метео сизгер кешеләргә кагыла.
Метео сизгер кешеләрнең хәле начарлануы мөмкин: баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, йөрәк авыртуы, хәлсезлек һәм йокымсырау, арка һәм буыннар авыртуы, югары кан басымы, хроник авыруларның кискенләшүе.
Бу чорны йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, артык гәүдә авырлыгы булган кешеләр аеруча авыр кичерә.
Мондый көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, күркә итенә өстенлек бирегез.
Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез.
Авыр хезмәтне, шулай ук спорт белән җитди шөгыльләнүне чикләргә кирәк. Ә менә җиңел генә зарядка ясауның ярдәме тиячәк.
Гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, ә менә кәһвәне куллануны чикләргә тырышыгыз.

 
 
Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: