Калган кандидатларны, шул исәптән Сергей Малинковичны (“Русия коммунистлары”), Борис Надеждинны (“Гражданнар инициативасы”) һәм Урыс Радасын Русия Үзәк сайлау комиссиясе теркәүдән баш тартты.
Шушы көннәрдә Уфада Русия Президентын сайлауларга әзерлек мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов хәбәр итүенчә, бүген республикада 3308 участок сайлау комиссиясе төзелгән.
“Шул исәптән бу – Уфа, Стәрлетамак һәм Бәләбәйдә начар күрүчеләр өчен участоклар. Без хәвефсезлек мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез, барлык объектлар да металлодетекторлар белән җиһазландырылачак. Моннан тыш, көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта резерв сайлау участоклары каралган”, – диде ул.
Азат Галимханов билгеләп үтүенчә, сайлауларны уздыруда барлыгы 28 мең участок сайлау комиссиясе әгъзасы катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 15-17 мартта узачак.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.