Кабул итү бүлмәсенә Нуриман районының Красная Горка авылында яшәүче Әнисә Мансурова мөрәҗәгать итте. Ул ике инвалид оныгы мәнфәгатьләрен кайгырта, аларга "беренчел иммунодефицит" ("Брутон авыруы") диагнозы куелган. Әлеге авыру генетик һәм гомерлек авыру булып тора.
Русиянең Аллергологлар һәм клиник иммунологлар ассоциациясе тәкъдиме буенча, төп дәвалау - кеше иммуноглобулинын ай саен авыру организмына кертү юлы белән гомерлек терапия уздыру. Иммуноглобулиннар яшәү өчен кирәкле ташламалы дарулар исемлегенә керә. Үткәрелгән тикшеренүләр нигезендә медицина күрсәткечләре буенча, табиблар аларга чит илдә җитештерелә торган иммуноглобулин кулланырга тәкъдим иткән. Кызганычка каршы, Русиядә әлеге даруның аналогын җитештерелми.
Бәян ителгәннәрдән чыгып, Әнисә Гата кызы Русиядә төп матдәсе 10 процент һәм аннан да күбрәк булган кеше иммуноглобулинын җитештерүне оештыруны наказлар исемлегенә кертүне сорый.
- Иммуноглобулиннарны берничек тә алмаштырып булмый, ә беренчел иммунодефицитлы авырулар аларны гомер буе алырга тиеш. Үзебезнең иммуноглобулиннарны чыгару йөзләрчә мең кешене - өлкәннәрне һәм балаларны коткарырга мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклый Әнисә Мансурова.
Исегезгә төшерәбез: Уфада Русия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе кандидатның Төбәк сайлау штабы мәйданчыгында түбәндәге адрес буенча эшли: Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 1 йорт. Гражданнар шимбә көнне сәгать 10.00нан 17.00 сәгатькә кадәр шәхсән мөрәҗәгать итә ала. Ял көннәре - якшәмбе, дүшәмбе.
Шулай ук Владимир Путинның Мәскәү сайлау штабының Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 8-800-301-21-85 телефоны буенча колл-үзәк эшли.
Моннан тыш, кандидатка мөрәҗәгатьне түбәндәге электрон почта адресы буенча да җибәрергә мөмкин: vopros@putin2024.ru.
Фото: Төбәк сайлау штабы