+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Февраля 2024, 10:00

Илдә җиденче урынны билибез

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров республиканың Төзүчеләр ассоциациясенең 2024 елдагы беренче утырышында катнашты. Очрашуда 2023 елга нәтиҗәләр ясадылар һәм 2024 елга планнар билгеләделәр.

Илдә җиденче урынны билибезИлдә җиденче урынны билибез
Илдә җиденче урынны билибез

Министрлар кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, тулаем алганда Русия төзелеш индустриясе күтәрелештә. Узган елда илдә 110 миллион квадрат метрдан күбрәк торак файдалануга тапшырылган, бу - күпфатирлы йортлар буенча да, шәхси йортлар буенча да бөтен тарихта рекордлы күрсәткеч. Сафка кертелгән торак күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләренең беренче дистәсенә керә: Идел буе федераль округында - 2нче урында һәм Русиядә - 7нче урында.

- 2023 елда без 3,3 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшырдык, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 8,8 процентка артык. Бу яхшы динамика безнең республика алдына куелган бурычны хәл итә алуыбыз турында сөйли - 2030 елга ел саен 4 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшыру. Бу күрсәткечкә ирешү шактый зур эш, әлбәттә, төзүчеләр тәэмин итә. Хәзер 124 төзүче гомум мәйданы 2,5 миллион квадрат метрдан артык булган 290 күп фатирлы торак йорт төзи, - диде Премьер-министр.

Андрей Назаров ассызыклаганча, 2023 елда зур үсеш - 70 процентка диярлек - шәхси төзелеш күрсәткән. Гомум күләмдә аның өлешенә квадрат метрның өчтән ике өлеше туры килә. Төзелгән индивидуаль торак мәйданы 334 мең квадрат метр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас