Уфада ир-егет үз машинасында полиция хезмәткәрләрен бәрдергән. Эчке эшләр министрлыгының ике хезмәткәре федераль эзләүдә булган ир идарә иткән «Шкода Йети» машинасы тәгәрмәчләре астында калган.
Төбәк Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге вакыйга узган елның ноябрендә булган. Гаепләнүче янына полиция хезмәткәрләре килгән, аларны күргәч, ул качарга тырышкан. Ир, машина руле артына утырып, хокук саклау органнары хезмәткәрләре өстенә менгән. Нәтиҗәдә, алар дәваханәгә эләккән.
Арытаба аны тоткарлаганнар. Гаепләнүче үз гаебен таныган. Аңа 15 елга кадәр төрмә яный.
Фото: ЮХХДИ сайтыннан.