Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре турында Уфа ЮХХДИ матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Авария 18 февральдә көндезге сәгать берләр тирәсендә Вешняковская урамындагы 51нче йорт каршында булган. "Lifan Solano" машинасының руле артында 71 яшьлек ир-егет булган. Дим районы ягына борылганда ул "Toyota Corolla" автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә "Lifan" шоферы җитди җәрәхәтләр алган һәм шул урында ук үлгән. Аның ике пассажиры — 52 яшьлек хатын һәм 15 яшьлек кыз - җәрәхәтләр алып, дәваханәгә озатылган.
Авария факты буенча тикшерү бара.
Фото: ЮХДДИ сайтыннан.