+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 февраль 2024, 11:17

Заман өчен көчле идеяләр кирәк!

Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Яңа вакыт өчен көчле идеяләр” форумы кысаларында “Губернаторлар клубы” утырышында катнашты.

Заман өчен көчле идеяләр кирәк!Заман өчен көчле идеяләр кирәк!
Заман өчен көчле идеяләр кирәк!

Аны Стратегик башлангычлар федераль агентлыгы һәм "Росконгресс" фонды Русия.ВЭБ дәүләт корпорациясе белән берлектә оештырды.

Форумның максаты - Русия суверенитетын ныгытуга һәм дәүләт максатларына ирешүгә әһәмиятле өлеш керткән идеяләрне һәм проектларны тормышка ашыруны ачыклау һәм хуплау. Башкортстан - форумга тәкъдим ителгән башлангычлар саны буенча икенче ел рәттән Русия Федерациясе субъектлары арасында лидер. Быел республикадан 3705 гариза кергән.

Форум кысаларында үсеп килүче Русия брендларының «Безнекеләрне бел!» конкурсы да уза. Башкортстаннан аңа 2 135 гариза биргәннәр. Бу - ил төбәкләре арасында икенче урын.

Утырышны ачып, Стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры Светлана Чупшева билгеләп үткәнчә, дүрт ел эчендә форумга 780 меңгә якын идея килгән.

- Елдан-ел бу проект белән кызыксыну арта. Аның әһәмияте шунда ки, илебездә яшәүче һәр кеше үз башлангычын төрле аспектларда тәкъдим итә ала, - диде Светлана Чупшева. - Иң күп санда идеяләр һәм проектлар бирелгән төбәкләр арасында беренче урын - Башкортстан Республикасында.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында республиканың алдынгы позицияләрен тәэмин иткән алшартлар турында сөйләде.

- Русия һәрвакыт эшлекле, битараф булмаган кешеләргә бай иде. Ләкин еш кына алар йөрәкләрендә һәм башларында уйлап чыгарган күп кенә идеяләр тормышка ашырылмаган булып калды. Чөнки идеяләр тормышка ашырылганчы барып җиткән мохит тә андый механизмнар булмады. Мөгаен, "Яңа вакыт өчен көчле идеяләр" форумының мәгънәсе нәкъ менә шундадыр да. Аның ярдәмендә кешеләр гүзәл башлангычлар, матур идеяләр дөньясына чумарга һәм реаль ярдәм алырга мөмкин.
Ни өчен Башкортстаннан башлангычлар шулкадәр күпме? Бу - табигый процесс. Ул озак еллар дәвамында безнең иҗтимагый активлык, гражданлык җәмгыяте институтларының формалашуы өчен экомохит формалаштыру белән бәйле, - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас