Башкортстанның Борай районында "Скания" йөк машинасы һәм "ВАЗ-2114" машинасы катнашлыгында авария булган. Бу хакта республика дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык булган мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте 20 февраль иртәсендә Борай авылында булган. Җиңел машинаның водителе идарә итүне башкара алмаган һәм йөк машинасына зур тизлек белән килеп бәрелгән.
-Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль водителен һәм аның җәрәхәтләнгән пассажирын дәваханәгә алып киттеләр, - дип өстәделәр ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.
Фото: ЮХХДИ