+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 февраль 2024, 12:30

Радий Хәбиров Русия һәм Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көне алдыннан Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Республикада яшәүче 83 кешенең һөнәри казанышлары орденнар, медальләр, мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Радий Хәбиров Русия һәм Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырдыРадий Хәбиров Русия һәм Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды
Радий Хәбиров Русия һәм Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

- Мөһим бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне алдыннан без сезне бу тантаналы шартларда лаеклы дәүләт бүләкләрен тапшыру өчен чакырдык.

Бүген республика халкы исеменнән мин сезгә югары профессионализм, көндәлек фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Без сезнең белән горурланабыз, кадерлибез һәм хөрмәтлибез, - диде Радий Хәбиров. - Безнең буынга бу катлаулы тарихи мизгелдә Ватаныбызны яклау өчен җаваплылык йөкләтелде. Алгы фронтта һәм тылда һәрберебез Җиңүне якынайтырга тырыша. Һәркем көченнән килгәнчә бу эштә катнаша.

Без антына тугры булган, үз бурычларын намус белән үтәгән сугышчыларыбыз белән горурланабыз. Талантлы эшчеләр, аграрийлар, табиблар, укытучылар, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, эшкуарлар белән горурланабыз.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас