Уфа урамнарының берсендә юл-транспорт һәлакәте булган, анда җиде яшьлек малай зыян күргән.
Иртәнге сәгать унберләр тирәсендә 19 яшьлек студент идарә иткән «Рено Сандеро» машинасы Г. Мушников урамы буенча Баландин бульвары юнәлешендә барган. Г. Мушников урамындагы 16нчы йорт янында автомобиль 7 яшьлек баланы бәрдергән, ул көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе буенча юлны кисеп чыккан.
Башкаланың ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төрле җәрәхәтләр алган бала дәваханәгә озатылган. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.
Фото: ЮХХДИ