+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 февраль 2024, 16:26

Балалар дуслык турында җырлый

"Балаларның яраткан җырлары" проекты Уфада да үтте.

Балалар дуслык турында җырлыйБалалар дуслык турында җырлый
Балалар дуслык турында җырлый

Бүген Уфа шәһәре Мәдәният сарае «Балаларның иң яраткан җырлары» проектында катнашучыларны кабул итте. Концертлар сериясе Хәрби дан музее тарафыннан махсус хәрби операциясендә катнашучыларга дәүләт «Ватанны саклаучылар» ярдәм фонды белән берлектә ил Президентының Мәдәни башлангычлар фонды ярдәме белән оештырылды. Әлеге чара шушы ел дәвамында Русия Федерациясе төбәкләрендә уза, алар арасында Башкортстан да бар.

Бу иҗади проектны оештыручылар талантлы авторларны, шагыйрьләрне һәм композиторларны ача һәм берләштерә алды. Бергә алар балалар өчен яңа җырлары иҗат итә. Анда гаилә, дуслык, мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган. Сәхнәдә илнең иң яхшы балалар коллективлары башкаруында әсәрләр яңгырады. Концертка республиканың барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан гаиләләр чакырылган иде.

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина мондый проектларны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Ватанны саклаучылар» фондының әлеге проектны оештыруда катнашуы очраклы түгел. Безнең уртак бурычыбыз – ил патриотларын, Ватанны саклаучыларның ышанычлы буынын тәрбияләү. Бүген без концертка республиканың барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән катнашучыларның гаиләләрен чакырдык. Ил өчен авыр вакытта без бердәм булырга тиеш", - дип билгеләп үтте Гөлнур Колсарина.

Проект Калининградта старт алган иде. Гастрольләр өчен илнең тагын 5 шәһәре сайланды: алар - Түбән Новгород, Новосибирск, Екатеринбург, Уфа һәм Воронеж. Концертларның беренче этабы Мәскәүдә тәмамланачак.

Проект Русиянең барлык төбәкләреннән талантлы башкаручыларга һәм балалар җырлары авторларына ярдәм күрсәтә: профессиональ аранжировкалы 50 студия язмасы булдырылган, шуларның 26сына музыкаль клиплар төшерелгән. Әлеге прект балалар радиосы һәм музыкаль телеканаллары ротациясенә кертелгән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас