«Россия» халыкара күргәзмә-форумында Башкортстан Республикасы көннәре кысасында республикадан азык-төлек җитештерүче ун предприятие «Үзебезнекен ашыйбыз!» экспозициясендә катнашты. Чарада продукцияне шул исәптән “Башкортстан продуктлары” проекты дипломантлары тәкъдим итте. Алар крафт сырларын һәм үлән чәйләре һәм җыемнар коллекциясен күрсәтте.
- Төбәкнең агросәнәгать комплексы чарада федераль ведомство экспозициясендә иң актив катнашучыларның берсе булды, - дип сөйләде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Республика «Россия» Халыкара күргәзмәсе хөрмәтенә тамаша флешмобы оештырды: безнең фермер Сәгыйтьҗан Идиятуллин башкорт токымлы меңнән артык аттан "Россия" сүзен "язып" күрсәтте. Шунда ук күргәзмәгә килүчеләр арасында Башкортстанның иң яхшы шифаханәләренә дүрт юллама уйнатылды. Дүрт гаилә тиздән безнең шифаханәләргә киләчәк.
Күргәзмәдә, шул исәптән, “Башкортстан продуктлары” проекты дипломантлары, “Урал җиләк-җимеш” җәмгыяте катнашты.
- Республиканың үсеше төбәкнең тормышын югары дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирүче заманча тенденцияләрне исәпкә алып барыла. Халыкара күргәзмә чарасы төбәк җитештерүчеләре продукциясе белән киң җәмәгатьчелекне таныштырырга, урындагы предприятиеләрнең үзенчәлекләрен һәм өстенлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
Чара кунаклары республика продуктларын татып карады, милли кухняны бәяләде һәм бал, тәм-томнар, затлы ит ризыклары һәм башка товарларыбызны сатып алды.