+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 февраль 2024, 06:35

Хатын һәм бала өстенә боз төшкән...

Аларның хәле ничек?

Хатын һәм бала өстенә боз төшкән...Хатын һәм бала өстенә боз төшкән...
Хатын һәм бала өстенә боз төшкән...
Уфада кар һәм боз аркасында хатын-кыз һәм бала зыян күргәннәр. Бу хакта Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.

Кичә Ибраһимов бульварындагы 21нче йортның балконыннан хатын-кыз өстенә кар төшкән. 47 яшьлек хатын медицина ярдәменә мохтаҗ булган. Әлеге вакытта ул махсус дәвалау курсы уза.

Икенче вакыйга бала белән булган. Боз алты яшьлек малайга Борисоглебская урамы, 8 адресы буенча урнашкан биш катлы йорттан төшкән. Бала да ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә озатылган.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас