“Кызыл таң” редакциясенә гәзитнең һәм “Тулпар” журналының 2023 ел лауреатлары килде. Бүләкләү тантанасы басманың туган көне алдыннан оештырылды.
– Без бүген – конвергент редакция, берьюлы берничә эшчәнлек белән шөгыльләнәбез, гәзит тә, журналлар да чыгарабыз, басма һәм электрон вариантларда эшлибез. Социаль челтәрләрдә безнең язмаларны караучылар саны ике миллионга җитә, – диде “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, бәйрәм чарасына җыелучыларны сәламләп. – Барлык гәзит-журналларда да тиражларның төшүе күзәтелсә дә, басма матбугат бетәр, дип уйламыйм. Искә аласыздыр, мөһим яңалыклар турында хәбәр иткәндә дә һәрчак абруйлы басмаларның мәгълүматына таяналар. Димәк, гәзит сүзе әле озак яшәячәк. Шулай булсын өчен сезнең кебек дуслар булуы бик кирәк безгә! – диде баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов.
Лауреатлар, баш мөхәррир призына лаек булучылар, Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр тәбрикләнгәннән соң, бәйрәм сәбәпчеләре – басмаларыбызның дуслары үзләре сүз алды.
Ел дәвамында “Кызыл таң”да дөнья күргән язмалары өчен баш мөхәррир призына лаек булган Илеш районыннан хезмәт ветераны Рәзиф Галиев ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шундый ук бүләккә сөенгән галим һәм журналистика ветераны Октябрь Вәлитов гәзит белән үткән гасырның 50нче елларыннан ук хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте, “Кызыл таң”ның бик абруйлы басма булуын сызык өстенә алды.
Кушнаренко районыннан килгән хезмәт ветераны Мөнирә Шәйбәкова да басмабызның күптәнге дусты, ул баш мөхәррир кулыннан алган бүләк белән горурлануын белдерде.
Публицистик мәкаләләре өчен “Тулпар” журналының лауреаты булган Дилә Мөхәррәмова басманың өлкән язучылар өчен дә, яшьләр өчен дә зур әһәмиятен билгеләде.
“Кызыл таң” лауреаты, язучы Гөлфинә Сәлимова, баш мөхәррир бүләгенә лаек булган шагыйрь Радик Хәкимҗан да рәхмәтләрен җиткереп, гәзитнең әдәби әсәрләргә зур урын бирүен ассызыклады.