+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 февраль 2024, 15:50

Радий Хәбиров хакимият башлыклары белән семинар үткәрде

28 февральдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре җитәкчеләре белән семинар үткәрде. Көн тәртибендә - территорияләрне социаль-икътисади үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм урындагы үзидарә органнарының 2024 елга бурычлары.

Радий Хәбиров хакимият башлыклары белән семинар үткәрдеРадий Хәбиров хакимият башлыклары белән семинар үткәрде
Радий Хәбиров хакимият башлыклары белән семинар үткәрде

Семинарны ачып, төбәк Башлыгы муниципалитетларга 2023 елда республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итүләре, шулай ук социаль-икътисади программалар һәм проектлар үтәүләре өчен рәхмәт белдерде.

- Безнең уртак эшчәнлекнең мөһим юнәлеше - махсус хәрби операциядә катнашучы безнең сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Шәһәр һәм район башлыкларына бу эшне оештырган һәм анда шәхсән катнашкан өчен рәхмәт белдерәм. Төбәк җитәкчесе якын киләчәккә төп бурычларны билгеләде. Алар арасында - гомумдәүләт һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруда катнашу, алга таба икътисади үсешне тәэмин итү, социаль йөкләмәләрне үтәү. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 2024 елда зур күләмле вакыйгалар узачак. Бу - Русия Президенты һәм Башкортстан Башлыгы сайлаулары, Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү, Русия белән Казахстан арасында XX төбәкара хезмәттәшлек форумы, «Русия - спорт державасы» халыкара форумы. Бу чараларны әзерләүгә һәм уздыруга җаваплы карарга кирәк.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәк үсешенең төп параметрларын тәкъдим итте. Әйтик, 2023 елда сәнәгать җитештерүе индексы республикада үсеш темпы уртача Русия күрсәткечләреннән икеләтә югарырак булган, 106,5 процент тәшкил иткән. Моннан тыш, рекордлы дәрәҗәгә төбәк икътисадына инвестицияләр күләме җитте, ул, башлангыч бәяләүләр буенча, 600 млрд сумнан артып китте. 15 процентка диярлек, 55 мең сумга кадәр, уртача хезмәт хакы арткан.

Андрей Назаров семинарда муниципалитетлар киселешендә икътисад һәм социаль өлкәнең торышы турында җентекләбрәк сөйләде һәм кайбер тармакларны үстерү буенча тәкъдимнәр бирде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас