+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 февраль 2024, 15:46

Янә бер кешене янгында югалттык...

Аллаһ сакласын!

Янә бер кешене янгында югалттык...Янә бер кешене янгында югалттык...
Янә бер кешене янгында югалттык...
Бүген сәгать 3:00 тирәсендә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Бөре шәһәренең Красноармейская урамындагы шәхси йортта чыккан янгынны сүндерергә чыкты. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр.

Килгәч, 60 квадрат метр мәйданлы йорт янган булган. Янгын тиз рәвештә сүндерелгән.

Кызганычка каршы, янгын урынын тикшерү вакытында йорт эчендә 52 яшьлек янган ир-ат гәүдәсе табылган. Ирнең 14 яшьлек улы көчле тән җәрәхәтләре алган.

Янгын чыккан вакытта йортта шулай ук эвакуацияләнергә өлгергән хатын-кыз да булган. Янгынның сәбәбен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе билгели.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас