+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 февраль , 18:12

"Без лаеклы алмаш тәрбияләргә тиеш"

Русия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева Президент Владимир Путинның Федераль җыелышка Юллама белән чыгыш ясавына кагылышлы фикерләрен белдерде.

"Без лаеклы алмаш тәрбияләргә тиеш"
"Без лаеклы алмаш тәрбияләргә тиеш"

- Әлеге Юллама ике сәгатькә якын барды. Президент һәр сорауга җентекләп тукталды. Юллар, икътисад, тимер юллар төзелеше, экология, чиста су, кадрдар әзерләү һәм башка бик күп өлкәләр турында сүз йөртте ул. Әмма иң мөһиме - халыклар бердәмлеге. Без якташларыбызның җиңү белән туган якларына кайтуына зур тырышлык салырга тиеш. Бу шулай булачак та. Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә зур ярдәм күрсәтеләчәк. Соңыннан да аларга төрле өлкәдә белем алуда, эшкә урнашуда өстенлекләр биреләчәк.

Владимир Путин яшьләргә зур игътибар бирде. Чыннан да, бүген балаларны тәрбияләү берникадәр үзгәрде, һөнәри профессияләрне оныттык, балаларыбыз эш эшләүдән кыенсына. Безгә эшче көчләр кирәк. Самолетлар да, поезд вагоннары да үзебездә җитештерелергә тиеш. Президентның бу фикере дә бик актуаль һәм вакытлы яңгырады.

Юлламаның зур гына өлеше гаиләләргә багышланган иде. "Гаилә" нацпроекты бик күп өлкәләрдәге җитешсезлекләрне бетерергә булышачак. Президент ярлы гаиләләрне аерым игътибарга алды. Кызганычка каршы, күпбалалы гаиләләрнең күбесе ярлылар рәтенә керә. Владимир Владимирович шушы кимчелекне юкка чыгару өчен бик күп эшчәнлек юнәлешләрен билгеләде һәм төбәкләрнең үзләренә дә яңа башлангычларга нигез салырга кирәклеген белдерде.

Гомумән, яшьләргә багышланган башлангычлар турында күп яңгырады бүген. Бу ташламалы ипотека алуда да, Бердәм дәүләт имтиханында үзгәрешләрдә дә, "Авыл мәдәният хезмәткәре" проекты башлангычында да чагылды. Президентның бу идеяләре белән тулысынча килешәм. Без яшьләргә даими ярдәм күрсәтергә, аларны үстерергә тиеш. Алар - безнең киләчәгебез, алар - илебезне төзүчеләр, - диде Римма Әмир кызы.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: