+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 февраль 2024, 13:00

Яшьләр бизнеска тартыла

1 - 7 мартта «Сириус» федераль территориясендә халыкара дәрәҗәдәге масштаблы вакыйга - Бөтендөнья яшьләр фестивале узачак.

Яшьләр бизнеска тартылаЯшьләр бизнеска тартыла
Яшьләр бизнеска тартыла

Фестивальдә яшь эшкуарлар өчен бизнес-трек тәкъдим ителәчәк. Чараларның партнерлары булып "Росмолодежь.Бизнес" һәм эре компанияләр чыгыш ясый.

- Хәзерге вакытта Башкортстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгы өлкәсе актив үсеш ала, дәүләт моның өчен яхшы перспективалар тәэмин итә. Шундый мөмкинлекләрнең берсе - Бөтендөнья яшьләр фестивалендә тәкъдим ителгән бизнес-трек. Катнашучылар федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге спикерлардан мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат ала, бу алынган белемнәрне бизнеска кертергә мөмкинлек бирәчәк һәм республикада яшьләр эшкуарлыгының үсеш дәрәҗәсен арттырачак, дип ышанам, - дип шәрехли Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Вито Сабиров.

Бизнес-трек чаралары көн саен фестиваль дәвамында узачак - барлыгы 40тан артык активлык чарасы планлаштырыла: кейс-баттллар, нетворкинг-сессияләр, лекцияләр, питчинг фабрикасы, стартаплар, бизнес-лабораторияләр, мета-уеннар, дебатлар, интерактив осталык дәресләре һәм башкалар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас