+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 март 2024, 04:10

Водитель салонда кысылып калган

Машина юл читенә төшеп капланган, нәтиҗәдә водительне салоннан коткаручылар ярдәме белән чыгарганнар. Авария кайда булган?

Водитель салонда кысылып калганВодитель салонда кысылып калган
Водитель салонда кысылып калган

Ашыгыч хезмәтләргә М-7 трассасында, Уфа районының Подымалово авылы янында йөк машинасы ауганлыгы турында хәбәр килгән. Урында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары эшләгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 1976 елгы водитель юлда барганда вакташ төялгән “Scania” йөк машинасы белән идарә итүне югалта һәм юл читенә төшеп каплана.

Водительне салоннан коткаручылар ярдәме белән генә чыгарганнар. Аны дәваханәгә озатканнар.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас