Башкортстанда янгында һәлак булучылар саны кимегән. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов сүзләренчә, ел башыннан республикада янгыннарда 51 кеше һәлак булган.
Гыйнвар аенда – 37, ә февральдә 14 кеше һәлак булган. Ике ай эчендә 49 кеше зыян күргән, өч кешенең гомере өчен табиблар әле дә көрәшә.
Күп очракларда үлемгә тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын дөрес кулланмау китергән.
Фото: Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте