ЮХХДИ хезмәткәрләре республиканың Чишмә районында булган коточкыч авариянең сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта Башкортстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте кичә Аксен - Чишмә - Кыргыз-Миякә юлының 16нчы чакрымында булган. 50 яшьлек ир "Lada Kalina" машинасы руле артында 26 яшьлек кешене бәрдергән. Арытаба ачыклануынча, җәяүле юлның уртасыннан барган булган.
Авария нәтиҗәсендә җәяүле фаҗига урынында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.