Русия Эчке эшләр министрлыгының Ишембай районы бүлегенә 69 яшьлек хатын-кыз алдану турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең кесә телефонына билгесез номердан шалтыратулары турында сөйләгән. Шалтыратучылар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган һәм, оешма хезмәткәрләренең берсе аңа кредит рәсмиләштерергә тырыша, дип хәбәр иткән. Алар операцияне туктатуда ярдәм тәкъдим итәләр һәм явыз ниятле кешене табарга вәгъдә бирәләр.
Хатын-кызны ышандырыр өчен банкның уйдырма хезмәткәре аңа мессенджерларның берсендә рәсмиләштерелгән кредит гаризасының фотосын җибәрә. Шунда ук үзенең хезмәт таныклыгының фотосын җибәрә. Бу хатны ул соңрак җуйдыра.
Гариза бирүче бу хәлгә ышана һәм алдакчыларның күрсәтмәләрен үти башлый. Шалтыратучылар аңа Стәрлетамак шәһәрендәге банкка барырга кирәклеге турында хәбәр итә һәм аңа шәһәргә кадәр таксига заказ бирәләр. Аның өй адресын беркем дә сорамаган.
Явыз ниятле кешеләр беркемгә дә бу сөйләшү турында белдермәскә кушканнар, югыйсә, хезмәткәрне тоту буенча «операция» уңышсыз булачак. Банкка килгәч, зыян күрүче 500 мең кредит сум акчасын ала. Шуннан соң аңа мошенниклар шалтыратып, банктан чыгып, аның янына килүләрен көтәргә кушканнар. Банкта булганда пенсионер әлеге хәлгә шикләнә башлый һәм ни өчен ул үз акчасын кемгәдер бирергә кирәклеген аңламый һәм акчаны үз хисабына кайтарырга карар итә.
Аңа билгесез номердан шалтыраткач, зыян күрүче акчаны кире кайтарганлыгы турында хәбәр итә. Шалтыратучы ачулана һәм аның белән тупас сөйләшә башлый. Хатын аны тыңламый һәм телефонны куя. Билгесез номерлардан килгән шалтыратуларны ул игътибарсыз калдыра.
Хатын-кыз үзенең мошенниклар корбаны булуын һәм акчасын югалтырга мөмкинлеген аңлаган. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итәргә карар иткән. Ярый әле бу ханым вакытында акылына килгән, ә менә башкалар аферистларга 12 миллион сум хәләл акчаларын күчергән.