Башкортстан волонтерлары республикада яки Свердловск өлкәсендә булырга мөмкин булган 54 яшьлек Фәрит Гариповны эзлиләр. Ир-атның 4 февральдә хәбәрсез югалуы билгеле.
Югалган кешенең билгеләре: буе - 170 сантиметр, ябык гәүдәле, аксыл чәчле һәм караңгы-яшел күзле.
Аның торган урыны турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемнән 8-937-3-102-112 яки 112 номерлары буенча мөрәҗәгать итүне сорыйлар.
Фото: "Башинформ" агентлыгы