+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 март 2024, 16:50

Ике республика арасында ныклы элемтә булдырылган

Беларусь Республикасы Гродно өлкәсе көннәрен ачу тантанасында «Русия» халыкара күргәзмә-форумында Беларусь Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой Гродно өлкәсенең Русия төбәкләре белән сәүдә-сәнәгать хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәсе турында сөйләде.

Ике республика арасында ныклы элемтә булдырылганИке республика арасында ныклы элемтә булдырылган
Ике республика арасында ныклы элемтә булдырылган


Дмитрий Крутой 2023 елда өлкәнең төп партнеры булып Башкортстан Республикасы тора дип билгеләп үтте.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сөйләвенчә, бүген ике республика арасында ныклы икътисади, сәүдә һәм парламентара элемтәләр төзелгән. Ике яклы мөнәсәбәтләр өчен зур перспективалы проект булып "Алга" махсус икътисади зонасы базасында уртак индустриаль-инвестицион кластер булдыру тора.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, Башкортстан белән Беларусь арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча «Юл картасы» эшләнгән, аңа сәнәгать, сәүдә, транспорт үсеше, авыл хуҗалыгы, туризм һәм спорт юнәлешләре буенча проектлар керә.
Башкортстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сүзләренчә, Беларусь тышкы сәүдә әйләнеше буенча төбәкнең контрагент илләре рейтингында 4нче урынны били. Моннан тыш, республикалар арасында экспорт җитештерүләрен арттыру һәм диверсификацияләү ягыннан потенциал бар.
Элегрәк билгеле булганча, Беларусь Республикасы Илчесе Дмитрий Крутой белән очрашу һәм Башкортстанның рәсми делегациясенең Беларуська сәфәре нәтиҗәләре буенча пассажир тәгәрмәчле техника җитештерү буенча уртак предприятие булдыру мәсьәләсе карала.
Бу хакта https://pravitelstvorb.ru/news/23256/ хәбәр итә.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас