9 һәм 10 мартта Җирдә көчле магнит давыллары котырачак. Белгечләр фаразлавынча, ул бу айда иң көчлесе булачак. Магнит давылының тәэсирен хәтта сәламәт кешеләр дә сизә алачак, дип яза "Известия" экспертларга сылтама белән.
Шулай ук уртача интенсивлыктагы геомагнитлы дулкыннар 15-16 мартта һәм 21-22 мартта көтелә. Тагын бер магнит давылы 27-28 мартта булачак.
Билгеле булуынча, төрле мәгълүматлар буенча, магнит давылларының тискәре йогынтысы планета халкының 50-70 процентына тәэсир итә. Бу чорны хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары, нерв системасы авырулары һәм артык гәүдә авырлыгыннан интегүче кешеләр аеруча авыр кичерә.
Магнит давыллары вакытында метео бәйле кешеләр мигрень, тән авыртуы, күңел төшенкелеге һәм хәлсезлек кичерергә мөмкин.
Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк. Ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска тырышыгыз. Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын. Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез.