Бүген туган Ай бик гадәти түгел, чөнки ул Балык йолдызлыгында булачак. Ул үткәндәге хаталарны кабул итәргә һәм алар өстендә эшләргә һәм яңа көч белән алга барырга киңәш итә. Бу билге һәрнәрсәдә тотрыклылык, даимилек, гармония таләп итә.
Балык — су стихиясе билгесе, димәк, эмоцияләр һәм интуиция төп роль уйнаячак. Бүген яңа Ай туган вакытта үз-үзеңә бикләнергә ярамый, киресенчә, дуслар һәм якыннардан ярдәм эзләү мөһим. Бергәләп эшләр башкару, аралашу, туганнар, дуслар белән җыелышып утыру бик яхшы булачак. Бу - ачык һавада озак итеп йөрү өчен иң яхшы вакыт. Яңа Ай туганда конфликтлардан һәм бәхәсләрдән, шулай ук импульсив карарлардан качу яхшырак булыр.
Балык билгесендә туган яңа Ай — сынау гына түгел, ә эчке кичерешләреңнән котылу һәм рухи яңару өчен уникаль мөмкинлек. Борчып йөргән уйлардан котылыгыз һәм кыю итеп яңа мөмкинлекләргә таба атлагыз.
Яңа Ай туган вакытта өйнең чиста, җыештырылган булуы бик мөһим. Иске, ватык әйберләрдән арыныгыз.
Ай туган көнне теләгән теләкләр тормышка аша, диләр. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт уңышлы санала.
Ай туган көнне тәңкәне яисә кәгазь акчаны Ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк. Иртән акчаны янчыкка салабыз һәм киләсе Ай туган көнгә кадәр тотынмыйбыз. Акча артсын өчен болай эшләргә дә була: мөмкин кадәр күбрәк кәгазь һәм тимер акчаларны кошелекка салып, аны ачык килеш көзге янына куярга. Акча көзгедә чагылып торсын.
Автор фотосы.