+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 март 2024, 03:40

“Алдагы мөһим бурыч – сайлауларны оешкан төстә үткәрү!”

Махсус хәрби операциядәгеләрнең тавыш бирүдә ничек катнашачагы билгеле булды.

“Алдагы мөһим бурыч – сайлауларны оешкан төстә үткәрү!”“Алдагы мөһим бурыч – сайлауларны оешкан төстә үткәрү!”
“Алдагы мөһим бурыч – сайлауларны оешкан төстә үткәрү!”

Кичә Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсе видеоконференцэлемтә режимында узды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров, киңәшмәне ачып, әле Мәскәүдә булуын, “Ростех”та мөһим мәсьәләләрне тикшерү планлаштырылуын билгеләп үтте.

Чара башында төбәк җитәкчесе республи­каның барлык мөселманнарын изге Рамазан ае башлану белән котлады.

– Башкортстанның барлык мөселманнарын чын күңелдән котлыйм! Бу – бик мөһим ай. Аның төрле чикләүләре бар, әмма иң мөһиме – якты уйлар һәм игелекле гамәлләр, – диде Радий Хәбиров. – Бүген безнең төп борчу-хафаларыбыз махсус хәрби операциядәге егетләр белән бәйле, бу изге айда алар өчен догада булыйк. Һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек телим.

Төбәк җитәкчесе Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары һәм әниләре белән озак кына аралашуы турында сөйләде. Алар белдерүенчә, түләүләргә һәм документларга кагылган кайбер мәсьәләләр әле дә хәл ителмәгән. “Мөрәҗәгатьләрне 13 мартка кадәр тәртипкә китерергә кирәк. Мин аларны карап, тиешле боерыкларга кул куячакмын. Анда сораулар бик күп: кемдер әлегә кадәр – түләүләр, кемдер документлар алмаган, кайдадыр җаваплы кешеләрнең битарафлыгы нәтиҗәсендә зыян күрәләр. Мин бу проблемаларның күбесен муниципалитетлар дәрәҗәсендә берьюлы хәл итәргә мөмкин икәнлегенә игътибар иттем”, – диде республика Башлыгы.

Башкортстанда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасын финанслау күләме 10 ел эчендә ун тапкыр арткан. Бу хакта Премьер-министр урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова белдерде. Мәсәлән, 2014 елда, пилот проекты эшләтеп җибәрелгәндә, төбәк бюджетыннан 60 миллион сум бүленгән, былтыр бу сумма 600 миллион сум тәшкил иткән.

Моннан тыш, узган елда бер башлангычка ярдәм итү өчен максималь субсидия күләме 200 мең сумга арткан. Шулай итеп, муниципалитет халкы көнүзәк мәсьәләне хәл итү өчен төбәктән 1,2 миллион сумга кадәр алала. Программа гамәлдә булган вакытта Башкортстанда 5 меңгә якын проект гамәлгә ашырылган. Республика казнасыннан 3,5 миллиард сумга якын акча бүленгән, тагын 1,7 миллиард сумны халык үзе һәм урындагы хакимият өстәгән.

Бу атнада ил Президентын сайлыйбыз. Киңәшмәдә Радий Хабиров әлеге чараның никадәр мөһим булуын кат-кат ассызыклады. Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов республикада киләсе сайлауларның ничек үтәчәге, шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең ничек тавыш бирә алачагы турында сөйләде. “СВОда катнашучылар, нинди сыйфатта хезмәт итүләренә карамастан, яңа субъектларда оештырылган сайлау участокларында тавыш бирә алачак. Тавыш бирүне оештыру белән Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе шөгыльләнә, сугышчылар дәүләт башлыгын хәрби частьлардагы өстәмә участокларда сайлаячак”, – дип аңлатты Азат Галимханов.
Ул белдерүенчә, 15-17 март көннәрендә илдә узачак Русия Президентын сайлауларда Башкортстан халкының 93 проценты тавыш бирергә планлаштыра. Аларның 111 меңнән артыгы үзләренең гражданлык бурычын өйдә үтәргә теләк белдергән.

Башкортстанда март ахырында мәктәпләрне капиталь ремонтлауның өченче дулкыны башланачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин белдерде. “Быел без 31 мәктәп бинасын ремонтлый башлыйбыз. Барлык конкурс процедуралары игълан ителде һәм быел капиталь ремонт үткәрү өчен 20 марттан да соңга калмыйча барлык дәүләт һәм муниципаль контрактларны төзергә тиешбез”, – диде ведомство башлыгы.

“Президент Федераль җыелышка Юлламасында, 2030 елга кадәр мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы дәвам итәчәк, аңа балалар бакчаларын ремонтлау программасы да өстәләчәк, диде. Актив эшләгән очракта, республикада начар мәктәп биналары проблемасын ябу һәм балалар бакчалары буенча хәлне яхшырту өчен уникаль мөмкинлек бар”, – дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас