Хөкүмәт Рәисе Белорет җылылык челтәрләренең су җылыту казанлыгында булды, аның мәйданчыгында Милли иминлек фонды һәм «Белорет җылылык челтәрләре» җәмгыяте акчаларын җәлеп итеп, техник яктан яңадан коралландыру проекты гамәлгә ашырыла. Объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Казанлыкның гомум куәте - 46,5 МВт. Техник яктан яңадан кораллану казанлыкның эш нәтиҗәлелеген, куәтне һәм куркынычсызлыкны арттырачак, эксплуатация чыгымнарын киметәчәк.
Киләсе объект булып рессорлар һәм рессорлы табаклар җитештерү буенча предприятие иде. Үткән ел нәтиҗәләре буенча “Рессора” фәнни-җитештерү фирмасы” җәмгыяте сатылган продукция күләмен ике тапкыр арттырган (673,5 миллион сумга). Заводта рессоралар җитештерүнең тулы циклын оештыру буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Төп җитештерү куәтләренең йөкләнеше 70 процент тәшкил итә, проект куәтенә предприятие 2025 елда чыгарга планлаштыра.
Андрей Назаров 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә булды. 1960 елда төзелгән бина тузган һәм тулысынча реконструкцияләүне таләп итә. Премьер-министр проблеманы комплекслы хәл итү өчен проект әзерләргә кушты.
- Сүз реконструкция яки 640 урынга исәпләнгән яңа бина төзү һәм аның өчен җир участогы бүлеп бирү турында барамы-юкмы икәнен билгеләргә кирәк. Мәгариф һәм фән министрлыгына Белорет шәһәрендәге 16нчы мәктәп бинасын проектлау өлешендә Республика адреслы инвестиция программасына төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр кертергә кирәк, – дип билгеләп үтте Министрлар кабинеты башлыгы.
Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта билгеләп үткәнчә, муниципалитет үсеше буенча «юл картасына» барлыгы дүрт мәктәп кертелгән, аларда янкорма төзү, яки реконструкцияләү таләп ителә. Шулай ук киләчәктә яшь Заматинский-2 бистәсендә яңа уку йорты төзү планлаштырыла. Алты мәктәп 2024-26 елларга «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» программасына кертелгән.