Җылы көннәрне сез дә зарыгып көтәсезме, дуслар? Бу март уртасындагы салкыннар да җиләтте инде. Узган ел бу вакытта кар шактый эрегән иде. Ләкин ел елга туры килми шул.
“Башгидрометүзәк” синоптиклары да әлегә сөендерми. Киләсе көннәрдә алар янә көчле салкыннар фаразлый. Өстәвенә, кар явачак.
Ә менә “Gismeteo” порталы синоптиклары озаграк чорга фаразлар бирәләр. Алар 15 марттан көндез көннәрнең җылынуын вәгъдә итә. Ләкин бу +1дән +3 градуска кадәр генә әле. Март ахырына кадәр төннәр салкын булачак, температура 0дан түбән булачак.
“Гидрометүзәк”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд мартның кышкы ай булуын белдерә, һәм быел иртә язны көтәргә кирәкми, ди ул. Моннан тыш, ул Русиянең урта полосасында, Себердә, Уралда һәм Ерак Көнчыгышта яшәүчеләрне мартта кышның дәвам итүе, ягъни кар явуы һәм көчле салкыннар булуы турында кисәтә .
Якынча бер ай чамасы вакыт узгач кына җылы көннәр кышкы салкыннарны әкренләп кысрыклап чыгарачак. Русиянең баш синоптигы хәбәр иткәнчә, уртача киңлекләргә җылы апрель аенда гына киләчәк, ай уртасында термометр баганалары +15 градуска кадәр күтәреләчәк.
Автор фотосы.