Автомобиль, төзелеш материаллары һәм эш кораллары, машиналар өчен запас частьләр һәм материаллар, газ һәм электр плитәләре, рацияләр, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, лампалар һәм фонарьлар, җылы оекбашлар, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар һәм солдатларга кирәкле башка әйберләр җибәрелде. Әлбәттә инде, өйләреннән посылкалар да, якташларыннан, укучылардан ярдәм сүзләре белән хатлар да салынды.
- Бу игелекле эштә катнашкан барлык эшкуарларга, иганәчеләргә, волонтерларга, битараф булмаган кешеләргә зур рәхмәт. Эш көн саен дәвам итә, якташ яугирләргә ярдәм итәргә теләүчеләр теләсә кайсы вакытта кушыла ала. Кирәк кадәр ярдәм итәрбез, - дип уртаклашты “Бердәм Русия” партиясе әгъзасы, Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина.
Фото: Стәрлетамак районы хакимияте.