+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 март 2024, 18:00

Җиңүчеләр бүләкләнде

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Знай наших" Русиянең үсеп килүче брендлары төбәк конкурсында лауреатларны һәм җиңүчеләрне бүләкләде.

Җиңүчеләр бүләкләндеҖиңүчеләр бүләкләнде
Җиңүчеләр бүләкләнде


Тантана «Ил өчен көчле идеяләр» II иҗтимагый башлангычлар форумын ачу кысаларында узды. Форум үзен үз идеяләрен тәкъдим итү һәм тормышка ашыру өчен нәтиҗәле мәйданчык буларак танытты, дип билгеләп үтте Министрлар кабинеты башлыгы.
- Без урындагы брендларга ярдәм итүгә зур игътибар бирәбез. «Башкортстан продукты» билгесе белән 28 меңгә якын төр продукция маркировкалана. "Башкортстанда эшләнгән" проекты компанияләрнең чит ил базарларына чыгуын стимуллаштыра. Илдә беренче булып «Башкортстанның яңа брендлары» телешоу форматындагы проект төбәк эшкуарларын һәм үзмәшгульләрне популярлаштыруга юнәлтелгән. Русиянең үсеп килүче брендлары конкурсы кысаларында Башкортстан вәкилләре - махсус номинацияләрдә,, ә республика үзе «Регион» номинациясендә билгеләнде, – дип сөйләде Премьер-министр.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/23295/

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас