+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 март 2024, 17:50

"Инвестсәгать" үз нәтиҗәлелеген исбатлаган

Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы «Инвестсәгать»не үткәрде.

"Инвестсәгать" үз нәтиҗәлелеген исбатлаган"Инвестсәгать" үз нәтиҗәлелеген исбатлаган
"Инвестсәгать" үз нәтиҗәлелеген исбатлаган


Анда яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева катнашты.

Киңәшмәдә инвесторлар белән үзара хезмәттәшлекне камилләштерү буенча системалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук икътисадның төрле тармакларында яңа проектларны карадылар.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, «Инвестсәгать» форматындагы киңәшмәләр үз нәтиҗәлелеген исбатлады. Эшкуарлар җәмәгатьчелеге хакимият органнары белән үзара эш итүнең бу коралын уңай бәяли. Төбәккә яңа инвесторлар килә, төбәк икътисадына капиталь инвестицияләр агымы да тотрыклы үсә.
Төбәк җитәкчесе инвесторлар белән кире элемтә һәм аларның теләген исәпкә алу яңа проектларны эшләтеп җибәрүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирде, дип өстәде. 2023 елда Башкортстанда инвестицияләрне яклау һәм дәртләндереп тору программасы эшли башлады. Аның асылы проект инициаторларына таләпләрне киметүдә, шулай ук гаризаларны карау срокларын кыскартуда.

- Бизнес вәкилләре эшләренә нинди бюрократия киртәләре комачаулый, дип сөйләде. Без яңа программа параметрларында инвесторларның теләген исәпкә алдык, - диде Радий Хәбиров.
Нәтиҗәдә, инвестиция башлангычларын карау өчен кирәкле документлар пакеты тугыз тапкыр кимегән, ә проектны хуплау турында карарны хәзер гариза биргәннән соң 30 көн эчендә кабул итәләр. Республика инвестиция комитеты проектны хуплаганнан бирле җир кишәрлеге бүлеп бирү өчен тагын шул ук вакыт кирәк.
Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева үз чыгышында төбәк икътисадының үсеш темпларын югары бәяләде.
- Без ел саен республика үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтәбез. Төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Башкортстан илнең топ-15 төбәгенә керә. Ә Инвестицион мохит торышының милли рейтингында республика дүртенче урында тора, - дип ассызыклады Светлана Чупшева. - Бу төбәкнең идарәче командасының эшкуарлар өчен уңайлы шартлар тудыру буенча нәтиҗәле эшләвен күрсәтә.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас