Адреслы дәүләт ярдәменең төп максаты - мохтаҗ гаилә яки граждан өчен фәкыйрьлектән чыгу өчен шартлар тудыру. Ел саен мондый максатлы социаль ярдәмне дәүләт контракты нигезендә республикада яшәүче 5 меңгә якын кеше ала.
– 2020 елдан 2023 елга кадәр 21 меңнән артык социаль контракт төзелгән, шуларның 4 меңгә якыны – шәхси эшкуарлык эшчәнлеге алып баруга. Программада катнашучыларга 2 миллиард сумнан артык акча түләнгән. Барлык этапларда да механизм халыкка социаль ярдәм күрсәтү органнары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте һәм «минем бизнес» үзәкләренең тыгыз хезмәттәшлеген күздә тота, – дип сөйли Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Министр сүзләренчә, ведомство учреждениеләрендә хезмәт күрсәтүнең «җепсез» моделе төзелә, шуңа күрә махсус тормыш ситуациясе булган кеше, ул нинди учреждениегә мөрәҗәгать итсә дә, аның очрагында барлык ярдәм чаралары буенча консультацияләр алала.
Фото: pravitelstvorb.ru