Радий Хәбиров 2023 елда Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме беренче тапкыр 620 миллиард сумга җиткәнен сөйләде. Күрсәткеч 2022 ел дәрәҗәсеннән 7,6 процентка югарырак. Инвестицияләр күләме буенча төбәк Идел буе федераль округында өченче урында тора. Күп яктан бу республиканың эшкуарлыкны үстерү, бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру буенча идарә командасы эшенең нәтиҗәсе.
Стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры инвестмохит торышының милли рейтингында республиканың алдынгы позицияләрен билгеләп үтте. Башкортстан инвестицияләр үсеше ягыннан уңай динамика күрсәтә һәм инвестиция потенциалын арттыру өчен барлык мөмкинлекләргә ия.
Светлана Чупшева республика икенче ел рәттән «Яңа заман өчен көчле идеяләр» Русия форумына тәкъдим ителгән идеяләр саны буенча лидер була дип беллерде. Иң күп проектларны - 3,7 мең - Башкортстан халкы тәкъдим итте. Топ-1000 башлангычлар исемлегенә республикадан 49 идея кертелгән, ә ТОП – 100дә - 5. Алар арасында Русия Президентына бала тугач хатын-кызларга ярдәм итү проектын тәкъдим иткән Наталья Агеева идеясе дә бар.
Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры республиканың эшкуарлык җәмәгатьчелегенең активлыгын ассызыклады - иң яхшы Ватан брендлары конкурсының икенче сезонында катнашу өчен 2,1 меңнән артык гариза җибәрелде. Русия төбәкләре арасында гаризалар саны буенча Башкортстан икенче урында тора.
Төбәк җитәкчесе Стратегик башлангычлар агентлыгы командасына төбәкнең инвестицион мохитен һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләрендә республика белән тыгыз хезмәттәшлек иткәне өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстанда иң яхшы иҗтимагый башлангычлар да актив рәвештә алга сөрелә. Ел саен аларга грант ярдәме күрсәтүгә 300 миллион сум акча бүлеп бирелә.