+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 март 2024, 11:05

Бердәм тавыш биреп, Җиңүне якынайтыйк!

- Сайлауларда катнашу - һәркайсыбызның гражданлык бурычы ул, - ди махсус хәрби операция ветераны Рубен Хәсәнов.

Бердәм тавыш биреп, Җиңүне якынайтыйк!Бердәм тавыш биреп, Җиңүне якынайтыйк!
Бердәм тавыш биреп, Җиңүне якынайтыйк!

- Ватаныбызның, һәркайсыбызның киләчәге - үзебезнең кулларда. Мин шәхсән үзем беркайчан да гражданлык бурычымны үтәүдән читләшеп калганым юк. Бүген дә иң беренчеләрдән булып сайлау участогына ашыктым. Анда иртәдән үк халык агымының өзелмәвен күреп, шатланып куйдым. Димәк, якташларым илебез киләчәге өчен яна, сайлауларга зур ышаныч, өмет баглый, - ди Рубен Флорит улы. - Бүген барыбыз да бер максат - тизрәк җиңүне якынайту максаты белән яши бит.

Рубен Флорит улы - Илеш районы егете, үз теләге белән яу кырында Ватанны якларга китеп, "Батырлык өчен" ордены белән бүләкләнгән, каты алышлар вакытында каты яраланып, бер аягын югалтса да, рух ныклыгын югалтмаган зур йөрәкле шәхес. Ул әлеге көндә махсус хәрби операциядәге якташлары өчен гуманитар йөкләр җыеп, аларны фронтка үзе үк озатып йөри.

- Һәр эштә бердәм булыйк, дуслар, - ди ул. - Шул чакта безне бернинди дошман да җиңә алмаячак!

М. Латыйпова фотосы.

#ВыбираемПрезидента  
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас