+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 март 2024, 11:00

Сайлауга - күмәкләп!

Дүртөйледә сайлаулар оешкан төстә бара. Иртәнге 8дә үк халык сайлау участокларына ашыкты, тавыш бирер өчен хәтта озын чиратлар хасил булды.

Сайлауга - күмәкләп!Сайлауга - күмәкләп!
Сайлауга - күмәкләп!

Мин үзем Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемен йөрткән яшьләр үзәгендә урнашкан 1792нче санлы сайлау участогында тавыш бирдем. Участок секретаре Регина Фәхруллина әйтүенчә, көндезге сәгать 12гә кадәр биредә сайлаучыларның 23 проценты үзенең гражданлык бурычын үтәп өлгергән дә инде.

- Күреп торуыгызча, участогыбызда тәртип, барысы да закон таләпләре нигезендә оештырылган, - диде ул. - Сайлаучыларга төрле бүләкләр оту өчен QR-кодлы билетлар таратабыз, ә беренче тапкыр гражданлык позициясен белдерергә килүче яшь сайлаучыларыбызга ручка, блокнот кебек истәлекле бүләкләр тапшырабыз.

- Илебез һәрчак көчле, азат, куәтле булсын, балаларыбыз аяз, тыныч күк астында яши алсын дип тавыш бирдек, - дип уртаклашты табиблар гаиләсе Сабировлар. Алар сайлауга мәктәп укучылары булган кызлары һәм уллары белән бергәләп килгән.

Дүртөйле территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илһам Шәйнуров биргән мәгълүмат буенча, районда 62 сайлау участогы эшли, шуларның 20се - шәһәрдә, 42се авылларда урнашкан.

- Исемлекләрдә 44615 сайлаучы теркәлгән, - диде ул. - Үзләре участокларга килә алмаучы гражданнар янына һәрвакыттагыча сайлау комиссиясе әгъзалары күчмә яшник белән бара. Мондый төркемгә караган шәхесләр әле 17 мартның 14 сәгатенә кадәр өйгә килсеннәр дип чакыра ала.

Рәсемдә: Сабировларның тату гаиләсе.

М.Латыйпова фотосы.

#ВыбираемПрезидента  
#Башкортостан
#БашВыбор2024

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас