Аның сүзләренә караганда, тавыш бирүчеләргә беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашу өчен исемле чакырулар җибәргәннәр, шулай ук традицион рәвештә истәлекле бүләкләр әзерләгәннәр.
Гомумән алганда, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлау участокларының беренче сәгате штат режимында узган. Гражданлык бурычын үтәргә теләүчеләрнең саны югары.
"Бездә булган мәгълүмат буенча, участокларның вакытында ачылуын күрәбез, проблемалар юк, эш штат режимында бара. Моннан тыш, без килү начар түгел дигән мәгълүматны алабыз. Тавыш бирүнең өч көне дә тыныч үтәр дип ышанам”, - диде Азат Галимханов.
Төбәк Үзәк сайлау комиссиясе рәисе искәрткәнчә, республикада тавыш бирүнең ике ысулы бар, үз сайлау участокларына бару яки сайлау комиссиясе вәкилләрен өйгә чакыру. Моны 17 мартта 14:00 сәгатькә кадәр эшләргә мөмкин.
"Өйдә тавыш бирү беренче чиратта аз мобильле гражданнар, ниндидер сәбәпләр аркасында сайлау участогына бара алмаган яки башка категорияләр өчен күздә тотыла. Бу очракта уасток сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре өйгә киләчәк һәм тавыш бирергә мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен сайлаучы үзе яки аның туганнары язмача яки телефоннан участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә”, - дип искәртте Азат Галимханов.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024