Нуриман районына халыкара күзәтүчеләр килде. Делегация составына Казахстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Сабилә Мостафина, шул ук комиссия аппаратының оештыру-контроль һәм кадрлар эше бүлеге мөдире Гөлнар Касенова керделәр. Башкортстанда алар беренче тапкыр.
Эш визиты кысаларында халыкара күзәтүчеләр территориаль сайлау комиссиясе эше - аның составы, сайлаучылар исемлеген төзү һәм аныклау процессы, урындагы үзидарә органнары белән хезмәттәшлек, иҗтимагый оешмаларның сайлау кампанияләрендә катнашуы белән танышты. Алар 2754, 2768 санлы сайлау участокларында булды. Яклар тәҗрибә алмашты, Казахстанның Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре үз республикаларында сайлауларның ничек узуы турында сөйләде.
Әңгәмә барышында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Булат Галиев кунакларга Нуриман районында күпмилләтле халыкның дус һәм тату яшәвен сөйләде.