+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 март 2024, 13:55

Күзәтүчеләр – сайлауларда мөһим роль уйнаучы кешеләр

Иҗтимагый матбугат үзәгендә төрле участоклардан күзәтүчеләр дә туры эфирда бәйләнешкә чыкты.  

Күзәтүчеләр – сайлауларда мөһим роль уйнаучы кешеләрКүзәтүчеләр – сайлауларда мөһим роль уйнаучы кешеләр
Күзәтүчеләр – сайлауларда мөһим роль уйнаучы кешеләр

Уфаның Дим бистәсендәге 102нче башкорт гимназиясендәге сайлау участогында күзәтүче булып эшләүче Илзира Гарифуллина халыкның ике көндә дә күпләп килүен билгеләде. Гаилә белән килүчеләрнең бигрәк тә матур күренеш булуын билгеләде. Сайлаучыларны җәлеп итү максатыннан төрле чаралар да оештырылган. Иң яшь, иң өлкән сайлаучыларга бүләкләр дә каралган.

Кызыклы моментлар да бар. Кайберәүләр сайлау кәгазьләренең милли телдә бастырылганын бирүне сорган. Милли гимназиядә аларга мондый мөмкинлек, әлбәттә, бирелгән.

Сайлау участокларының берсендә күзәтүче булып эшләүче Екатерниа Гуляева да быелгы сайлауларда гаилә белән килүчеләрнең күплеген билгеләде. Участоктагы 2684 сайлаучының сәгать 14.30га 60 проценты тавыш биргән булган. Күзәтүче сайлау эшенең югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын ассызыклады.

Әлеге вакытта илдә барлык сайлаучыларның 50 проценттан артыгы тавыш биргән.

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас