+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Марта 2024, 09:50

Киләчәкне сайлыйбыз!

Нефтекама медиклары сайлауларда актив

Киләчәкне сайлыйбыз!Киләчәкне сайлыйбыз!
Киләчәкне сайлыйбыз!

Илебезнең иртәгәсе борчыган һәркем бүген сайлауларда катнашуны кирәк дип саный. Нефтекама шәһәрендә дә сайлау участокларында эш кайный, халык иртә белән тавыш бирергә ашыга. Аларны һәр участокта җылы, якты йөз белән каршы алалар.
Шәһәрдә хезмәт коллективлары белән сайлауларга бару - матур традиция.
-Хезмәттәшләр белән матур итеп сайлауларга бардык, булачак Президент өчен тавыш бирдек, - ди Сәламәтлек Үзәге шәфкать туташы, активист Лариса Хәлимова.
-Сайлауларда катнашмый калу мөмкин түгел, чөнки без киләчәгебезне сайлыйбыз, иртәгәсе көнебез, балаларыбызның киләчәге өен тавыш бирәбез. Сайлау участогында бик күп хезмәттәшләремне күрдем, медицина хезмәткәрләре актив тавыш бирә, - ди Үзәк дәваханә рентген- лаборанты Рәфинә Марданова.

Гөлнара Гыйлемханова, Нефтекама шәһәре.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас